СПОРТ КӨНДӘЛЕГЕ: ГТО нормативларын тапшырыр 14 октябрьдә “Шинник” спорт комплексы манежында “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырырга мөмкин. ⏰ Вакыты: 19.00 сәг. ❓Кемнәр тапшыра ала: – шина комплексы предприятиеләренең 18-80 яшьлек хезмәткәрләре. 📝 Катнашучыларга нәрсәләрне белергә кирәк: ✅ Алдан ук “Дәүләт хезмәтләре” порталының www.gto.ru сайтында теркәлергә һәм УИН (универсаль идентификацияләү номеры) алырга. Аннан башка система нәтиҗәләрне күрми. ✅ Уңайлы булган спорт өс-баш һәм аяк киеме әзерләргә. ✅ Гариза һәм УИНны 12 октябрьгә кадәр предприятиеләр профкомнары рәисләренә тапшырырга – урыннар чикләнгән. 📌 Яшь төркемнәре буенча мәҗбүри булган сынаулар карточкаларда. ❗ГТО нормативларын тапшыру үзеңнең формада булуыңны тикшерү генә түгел – вакытны эш көненнән соң коллегаларың белән бергә уздыру да. Стартта очрашуга кадәр! #KAMATYRES #ФизкультураСпорт #ГТО